Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра. “Җәлил укулары " VII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгенең «Җәлил татар телендә» номинациясендә Айдар авыл китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсенә йөрүчеләр Илзирә Фәттахова, Фирүзә Хәсәнова, Фәнзия Фәләховалар катнашып, сертификатка ия булдылар.