Техниканы кышкы саклауга кую - контроль эш!

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

          Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс алдыннан, район хужалыкларында техниканы кышкы чорга саклауга кую һәм сельхозтехниканы ремонтлау буенча максатчан эш алып барыла. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы техникасы да кырлардан машина-трактор парклары территориясенә китерелә, аннары аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда яисә ябык биналарда саклауга урнаштыру буенча чаралар комплексы уздырыла. Чәчү комплексларын, комбайннарны, үзйөрешле чапкычларны һәм сиптергечләрне кышкы саклау таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирелә.

          Уздырыла торган эшнең сыйфатын Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге һәм Авыл хужалыгы идарәсенен белгечләре белән берлектә район буенча тикшерелеп, контрольда тора.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International