Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

2024 елның 15 ноябре, җомга

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. — тәрбияләнүчеләрнең әти - әниләренә быел Казанда булган аеруча  резонанслы очракларны сөйләде, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар-автомобиль йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Хәрәкәттә катнашучыларның бары тик үзара хокукларын һәм бурычларын үтәве генә аварияләр санын киметергә һәм юлларда үлем һәм җәрәхәтләнү очракларын булдырмый калырга мөмкин, дип ассызыклады ул. Анкета үткәрде, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International