16 ноябрь көнне Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Шул уңайдан район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең уртанчы сыйныф укучылары белән «Толерантлык – тынычлыкка юл» дип исемләнгән аралашу сәгате булып узды. Бер – береңә карата түзем булу – бүгенге көндә иң җитеп бетмәгән әйберләрнең берсе. Нинди илдә яшәвеңә, тән төсең нинди булуга карамастан дөньяда үзара аңлашу һәм бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш. «Башка кешене хөрмәт итеп, барыннан да элек, үзеңне хөрмәт итәсең», дигән принцип - дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле.

Балалар толерантлык, теләктәшлек, кызгану, шәфкатьлелек, яхшылык төшенчәләре белән таныштылар. Китапханәче толерант шәхеснең төп сыйфатлары, бер-береңә, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә булган хөрмәт, сыйныфташларга карата үзара толерант мөнәсәбәт турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International