Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар балаларда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәр формалаштыруга ярдәм итә, аларны йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә белергә кирәк. Китапханәче яшь укучыларны җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләр белән таныштырды, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләүче кызыклы һәм файдалы китаплар табарга булышты. Балалар шулай ук «Угадай транспорт» викторинасында үз белемнәрен тикшерделәр.