Китап укып үскән баланың күңеле саф, фикерләү дәрәҗәсе югары. Шуны истә тотып, 19 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфлар өчен "Китап ул - рух күтәргеч илһам чишмәсе" дигән прайм-тайм үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы яңа китаплар белән таныштырды. Укучыларны укырга кызыксындыру максатыннан, катнашучылар бер-берсенә укыган китапларын рекламаладылар. Прайм-тайм кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.