Хәзерге вакытта тәмәке тарту халык арасында иң киң таралган зарарлы гадәтләрнең берсе булып тора.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан 22 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Иркен сула, озак яшә!” исемле мәгълүмати сәгать үткәрелде.     

Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен тәмәке тартуның куркынычлыгы һәм никотинның кеше организмына зарарлы тәэсирләре турында әңгәмә-диалог үткәрелде. Шулай ук тематик буклетлар таратылды. Китапханәгә килүчеләр игътибарына "Моны белү мөһим!" исемле күргәзмәгә күзәтү тәкъдим ителде. Анда тәмәке тартуның зыяны, бу начар гадәткә каршы көрәш ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше турындагы китаплар, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләр белән танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International