Һәр елны, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, җир йөзендә иң җылы бәйрәм - Әниләр көне үткәрелә.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бу көнне һәрбер кеше үзенең иң якыны - Әнисенә матур теләкләрен җиткерә, аларга кадер-хөрмәтен күрсәтә. 23 ноябрь көнне, Алан авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, бүгенге көндә МХО да хезмәт итүче хәрбиләрнең әниләре һәм туганнары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара барышында аларга матур теләкләр яңгырады, авылыбыз үзешчәннәре башкаруында матур концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Шулай ук китапханәдә "Әнием-кадерлем" исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International