“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены

2024 елның 14 декабре, шимбә

13нче декабрь көнне  безнең Баландыш төп  мәктәбендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?  интеллектуаль уен - ярышы үтте. Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнгән иде , аларга җавап итеп балалар үзләренең белемнәрен берничә  өлкә буенча күрсәтә алдылар: “Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш». Уен вакытында катнашучылар командада эшләү, дөрес җавап сайлаганда иптәшеңнең фикерен тыңлау, җавапларны нигезләү һәм үз фикерләрен раслау осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара дустанә һәм уңай атмосферада узды.Уен- ярыш бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Барлык катнашучылар да үзләренең белемнәрен һәм  осталыкларын күрсәттеләр.

 

Барлык нәтиҗәләр буенча:

 

1 нче урынга Олы Мишә урта мәктәбе командасы лаек булды.

2 нче урын - Теләче  урта мәктәбе,

3 нче урын - Олы Мәтәскә урта  мәктәбе.

Афәрин !1! Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International