2024 елның 12 декабрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2025 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегеннән Инсаф Шарафиев, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низамутдинов, Теләче муниципаль районы үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе Ильфар Баев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре катнашты.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Август Телэче» һәм АҖ «Алан» хуҗалыгына 69 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 68 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 67 балл белән бәяләнде.