Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне!

2024 елның 1 декабре, якшәмбе

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Безнең Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасының барлык төркемнәрендә «Бер флаг – бер Татарстан»  дигән тематик әңгәмәләре үткәрелде, төркемнәрдә төрле продуктив эшчәнлек башкарылды.

Балалар Республикабыз флагын башкалардан аерырга һәм табарга өйрәнделәр, дәүләт символикасының билгеләнеше турында күзаллаулар алдылар һәм ныгыттылар, кече Ватаныбыз флагы төсләренең символик әһәмияте турында белделәр.Яшел төс Ислам төсен, яшеллекне һәм яңарышны символлаштыра, ак төс - чисталык символы, кызыл төс энергия, көч һәм тормышны символлаштыра. Соңыннан балалар алган белемнәрен «Татарстан Республикасы флагы» аппликациясе белән ныгыттылар, Ватан турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тарихны белергә һәм кече һәм зур Ватаныңны яратырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International