Ноябрьнең соңгы атналарында әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары колач алды.

2024 елның 1 декабре, якшәмбе

Бәйрәм күрке – солдат әниләре. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм урта мәктәп укучылары (җитәкчеләре Мухаметова Р.Х., Хамидуллина Ф.З.) белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен бераз тормыш мәшәктьләреннән арындырып, ял иттерү максаты белән “Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны, Сез бирәсез газиз Әниләр” исемле чара үткәрелде.

Безнең солдатларның әниләре - чын героинялар, аларның мәхәббәте һәм ярдәме балаларына теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Аларга батырлыклары, сабырлыклары һәм тугрылыклары өчен ихлас рәхмәтләр белдереп, урта мәктәптә эшләп килүче “беренчеләр хәрәкәте” егетләре үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Бу бәйрәм балалары Ватан сагында торган хатын - кызларга рәхмәт белдерү символына әверелде. Алар, башкалардан аермалы буларак, көтү, ышану һәм өметләнүнең нәрсә икәнен аңлыйлар. Аларның рухи көче һәм яхшылыкка ышанычы барыбызны да илһамландыра. Кичә мул табын артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International