1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан авыл китапханәсендә балалар өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International