Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз.
Тарих безгә бик күп геройларның исемнәрен саклап калды. Ләкин аларның барысыннан да ким булмаган тагын бер данлыклы исеме – билгесез солдат исеме бар. Бу исемсез биеклекләргә һөҗүмнәрдә һәлак булган яки билгесез окопларда соңгы патронына кадәр сугышкан барлык исемсез геройларның символы.
3 декабрь көнне Билгесез солдат көненә мәктәптә авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен батырлык дәресе үткәрелде. Чарада укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын, “Билгесез солдат кабере” мемориалы турында белделәр.