3 нче декабрь, Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата.

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә дә “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International