Инвалидлар декадасы - җәмгыятькә мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртмә.

2024 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны өйләренә барып котладылар. Аларга  әхлакый ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Һәм без мәдәният хезмәткәрләре алар  янына ел саен барабыз, бүләкләр һәм музыкаль котлаулар бирәбез. Без алар белән яңалыкларын  уртаклашабыз. Зур проблемаларга карамастан-алар шат күңелле һәм мавыгучан кешеләр. Тик кенә утырмыйлар, бәйләүләр дә бәйлиләр, башка кул эшләре дә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International