2024 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Хөкүмәт корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурслар нәтиҗәләре буенча укучылар арасында "Бел һәм рөхсәт итмә!" иҗади эш конкурсы, "Киләчәкне коррупциясез төзибез!"сочинение конкурсы, милли мәктәпләрдә белем алучыларның туган телдә "Коррупция юк!" иҗади эш (сочинение - эссе) конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасына Теләче районының 5 мәктәбеннән укучылар һәм аларның җитәкчеләре чакырылды. Бу конкурста «Бел һәм рөхсәт итмә!» плакат номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сафин Тимур (җитәкчесе Сафина А.Ә.) катнашып 3 урынны алды, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.