Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. 9 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Стоп коррупции!" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Анда укучыга коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина”, Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.