Чарада балалар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр, укучыларга «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләделәр. Балалар Бөек сугышлар турындагы китаплар, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән таныштылар. Шулай ук Теләче районында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган авылдашларнын исемлеге белән таныштылар.