«Инвалид көне " – ул бәйрәм түгел, бу җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янәшәсендә яшәвен хәтерләтә торган үзенчәлекле бәла билгесе.

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Ул безгә җәмгыятьнең хәлсез авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиешлеген искә төшерә.

7 декабрь көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә инвалидларның чираттагы очрашуы булып узды. Чарада катнашучылар игелек һәм шәфкатьлелек, җәмгыятебезнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәте турында сөйләшергә җыелдык. Китапханәче Халыкара инвалидлар көненең барлыкка килү тарихын, кемнәр ул “үзенчәлекле кешеләр” һәм ни өчен аларны шулай атыйлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр очраша торган проблемалар турында сөйләде. Чарада катнашучылар актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар, нинди гамәлләр шәфкатьле саналырга мөмкин һәм нинди яхшы эшләр башкарган яки эшли алулары турында фикер алыштылар.  Физик мөмкинлекләре чикле кунакларыбызга шахмат уйнау тәкъдим ителде.

Чара ахырында мондый нәтиҗәгә килделәр: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын уңайлырак һәм куркынычсызрак итү өчен кайгыртучанлык, сизгерлек күрсәтергә кирәк. Әгәр дә безнең һәрберебез, бер тапкыр булса да, инвалидка ярдәм кулы сузса, аларның проблемалары азрак булачак, ә тормыш яхшырак булачак дигән теләктә чәй табыны артында фикер алыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International