Билгесез солдат көне Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле көн, ул 3 декабрь көнне билгеләп үтелә.

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән тема белән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада балалар әлеге истәлекле  көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен  нәкъ менә 3 декабрь көне Хәрби батырлар истәлеген саклау көне буларак сайланганын белделәр, китапханәче укучыларга «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде. Мәктәп укучылары сугыш темасына китапханәдә булган китаплар белән таныштырылып, китаплардан өзекләр кычкырып укылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Теләче районы халкының Хәтер китабы белән таныштылар. Чарага "Батырлыгың үлемсез" темасы белән китап күргәзмәсе дә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International