7 декабрь көнне Теләче районы торгызылуга 33 ел тулуга багышланган һәм Гаилә фестиваленең йомгаклау концертына «Теләче районы якташлык җәмгыяте» Президиумы чакырылды. Аның составына безнең югары дәрәҗәле якташларыбыз: Гарипов И.М., Кәлимуллин Р.Г., Шәйхетдинов Х.Х., Зарипов И.Ф., Гарифуллин В.С., Ганиева В.Ә., Фәйзуллин И.Ф. һәм аларның тормыш иптәшләре чакырулы иде.
Хөрмәтле кунаклар игътибарына Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» курчак театры клубы эшчәнлеге тәкъдим ителде. Балалар, җитәкчеләре белән берлектә, курчаклар тегү, декорацияләр эшләү һәм әдәби әсәрләр сәхнәләштерү буенча үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр.