Ватан Геройлары көне

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Россия 2024 елның 9 декабрендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата Ватаныбызны Бөек саклаучыларның Екатерина II дән бүгенге көнгә кадәр батырлыкларын мәңгеләштерергә тиеш.. 1769 елда  Екатерина иң югары хәрби бүләкне — Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. 1812 елның 12 декабрендә Фельдмаршал Кутузов Россиянең иң югары хәрби бүләге – 1 нче дәрәҗә Изге Георгий орденын ала.Советлар Союзы Герое исеме 1934 елда гамәлгә куела. Ә 1992 елда Россия Федерациясе Герое исеме кертелә. Ватан Геройлары көне уңаеннан Баландыш төп  мәктәбендә класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. 2024 елның 9 декабрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» нең класс сәгатьләре  шушы темага багышланган иде. Укучыларга Ватанга хезмәт итү, фидакарьлек һәм ватанпәрвәрлек кебек кыйммәтләргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан видеороликлар  һәм эш битләре тәкъдим ителде.

 Безнең тарихыбызда авыр вакытта Ватанны саклауга басарга сәләтле кешеләр һәрвакыт булды һәм булачак та. Алар турындагы истәлекләр үлемсез һәм изге. Ә безгә, киләчәк буыннарга, аны Россия халкының бөек байлыгы буларак буыннан-буынга саклау һәм тапшыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International