Татарстанда 1-10 декабрь көннәрендә традицион инвалидлар декадасы уза

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Әлеге декада кешеләрне   шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау, мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләр турында искә төшерергә кирәк булган көн. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Шул уңайдан, 6 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, ветераннар советы, авыл җирлеге белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны «Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан!”  дип исемләнгән кичәгә чакырдык. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.  Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Китапханәче аларны журналлар, матур төсле китаплар белән таныштырды, кызыклы шигырьләр, әкиятләр укыды. Шулай ук «Китап. Мәрхәмәтлелек. Миһербанлылык " акциясе кысаларында китапханәгә килә алмаучы, сәламәтлекләре чикле булган авылдашларыбызны өйләренә барып китап-журналлар белән таныштырдык. Китапханәдә 3-7 декабрь көннәрендә авыр тормыш сынауларын үткән кешеләр язмышын, танылган шәхесләр иҗатын чагылдырган «Сау-сәламәт булсын иде һәркем, киләчәктә якты дөньяда» исемле күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International