Коррупция-ул тиз арада чишелешне таләп итә торган, безнең җәмгыятьнең иң җитди проблемаларының берсе.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Яшүсмерләрдә коррупциягә каршы дөньяви карашны пропагандалау һәм формалаштыру, хокукый аңны үстерү максатыннан, 6 декабрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Коррупциясез киләчәк төзибез» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Башта китапханәче коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре турында сөйләде. Әлеге әңгәмә барышында коррупциянең нинди начар нәтиҗәләргә китерүе турында сүз алып барылды. Китапханәләр үткәргән коррупциягә каршы агарту эшләре халык арасында, шул исәптән яшьләр арасында хокукый аңның үсүен тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International