7 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында фетрдан татар милли бизәкләре белән брошьлар ясау буенча чираттагы мастер-класс узды. Фетр бизәкләре көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен камилләштерә ала, образларга яктылык, индивидуальлек бирә, аеруча кулдан ясалганнары зур кыйммәткә ия һәм искиткеч бүләк булырга мөмкин.
Чара барышында китапханәче балаларга «Татар милли бизәкләре» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте, балаларны халкыбыз бизәкләре белән таныштырды. Чарада балалар татар халкы сәнгате, татар милли орнаментының үзенчәлекләре белән таныштылар, аның әһәмиятен ачтылар. Эш дәвамында укучылар брошь ясау техникасын үзләштерделәр, төрле материалларны берләштерергә өйрәнделәр. Һәркем үзенә милли колорит белән эксклюзив һәм матур бизәк ясый алды. Мастер-класс үзе өчен кабатланмас бизәк ясарга һәм өйрәнергә генә түгел, ә милли мәдәният белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде. Бүген башкарылган эшләр балаларда татар халкының сәнгатенә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр.