Бу көнгә Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Коррупциягә каршы бергәләп» дигән әңгәмә үткәрделәр. Иң элек коррупция сүзенең мәгънәсе, аның эчтәлеге һәм чагылышы, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Шулай ук, «Ришвәт нәрсә ул?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» сорауларына җавап бирделәр. Китапханәчеләр фильм геройларындагы коррупция гамәлләренә мисаллар китерделәр һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Законының кайбер маддәләрен укыдылар һәм әлеге хокук бозулар өчен физик затларга нинди җаваплылык каралганлыгын белделәр.