5 декабрь көнне волонтер көненә Үзәк авылы китапханәсендә сыйныф укучылары арасында "Волонтерлык - бу текә!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар волонтерларның нәрсә икәнен, дөньяда нинди хәйрия оешмалары барлыгын белделәр. Чара ахырында китапханәче игелек турында видео күрсәтте.