Шәдке авыл китапханәсендә бу көнгә «Коррупция в литературных произведениях» дигән күргәзмә - күзәтү ясалды. Рус әдәбияты һәрвакыт иҗтимагый тормыш күренешләрен чагылдыра, һәм анда ришвәтчелек темасы мөһим урын алып тора. Һәр рус язучысы диярлек бу проблеманы күтәрә.
8 декабрь көнне Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә юл ябык» дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Соңгы вакытта проблемага әйләнгән коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар. Катнашучылар “коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштылар. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, коррупция тарихы, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.