Россиядә Ватан Геройлары көне - безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел, 2007 елда гына кергән бу бәйрәм. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Шәдке авыл китапханәсендә «9 декабрь - Ватан геройлары көне» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә Ватан геройлары тарихы, Россия геройлары, шулай ук төрле сугышлар тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Алар Россиянең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International