9 декабрьдә бөтен ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Ватан Геройлары көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Сезнең белән горурланабыз, Ватаныбыз геройлары» дигән видео сәгать узды. Яшь китап укучылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Алар арасында  якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов,  Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар. Укучылар аларның  батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International