Коррупция, ришвәтчелеге хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. 10 нчы декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ришвәтчелеккә без “ЮК” дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Шушылар турында укучыларга кыскача аңлату эше алып барылды.