Һәр дәвердә үз геройлары бар – үз Ватанын батырларча саклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе үз гомерләрен Ватан файдасына корбан иткән.
9 декабрьдә бөтен Россия буенча Ватан Герое Көненә багышланган чаралар уза.
Яшүсмерләр өчен «Курку белмәс лачыннар» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Россия геройларын, безнең Татарстан Республикасы улларын искә алдык. СВОда катнашучыларның тарихлары белән уртаклаштык.
Без героик бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтеп кенә калмыйбыз, ә хәзер яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.