9 декабрь - Ватан Геройлары көне.

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бу Россиянең төрле чор һәм буыннардагы лаеклы кешеләренә хөрмәт күрсәтү көне. Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын горурлык һәм рәхмәт белән данлыйлар, сугыш кырларында батырлык күрсәткән геройларны һәм тыныч вакытта да батырлык күрсәткәннәрне хөрмәтлиләр. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Батырлыклары белән данлы безнең якташлар» дип исемләнгән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Чарада бәйрәмнең тарихы, ватанның беренче геройлары, якташларыбыз Кәримова Г. Г., Ксенофонтов А. К., Закиров З. З., Мотыйгуллин Г.М. нар горурлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International