Казаклар авыл китапханәчесе Олы Кибәхуҗа мәктәбендә китап бирү пункатында Россия Федерациясендә волонтер көненә багышланган «Волонтер — горур яңгырый» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Китапханәче презентация ярдәмендә волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, аның безнең илдә ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар Тимур хәрәкәте, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр.
Әңгәмә барышында балалар волонтерның һәрвакыт яхшылык, өмет һәм мәхәббәт алып килүе турында фикер алыштылар.