8 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Геройлар даны белән горурланабыз» дигән чара узды. Укучыларда Ватаныбыз тарихында кылынган батырлыклар турындагы белемнәрен арттыру, патриотлык, гражданлык, горурлык һәм үткәнебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү – әлеге чараның төп максатлары иде. Биредә укучылар хәрби бүләкләр, ватандашларыбызның күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары турында мәгълүматларын арттырдылар.
Ватан турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Балаларга Украинадагы махсус хәрби операция турында, безнең якташларыбыз – СВО да катнашучылар, хәзерге вакытта аларнын күрсәткән батырлыклары турында сөйләнде. Авылыбыз Геройларын алар олы хөрмәт белән искә алдылар.
.