Бу дата хәрби батырлыкны һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерергә чакырылган. Бу көнне бөтен Россия буйлап истәлекле чаралар уза. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Билгесез солдат көне” темасына әңгәмә үткәрделәр. Алар Бөек Ватан сугышында Россия һәм совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. Шул ук темага презентация дә күрсәтелде. Бу истәлекле көннең символы булып “Беркем дә, берни дә онытылмый!” дигән сүзләр тора.