Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Ватан Геройлары көненә Баландыш авыл китапханәсендә “Геройлар даны мәңгелек!” дигән күргәзмә ясап куелды. Күргәзмәдә якташларыбыз Сафин Миннегали Мәгъсүм улы , Александр Ксенофонтов, Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар турында мәгълүмат куелды.