Китапханәдә 10 декабрь көнне әлеге бәйрәмгә «Дәүләтнең төп законы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Конституция төзелү тарихына багышланган китаплар һәм уку материаллары тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар Россия Конституциясе - дәүләтнең төп законы, ягъни илебез гражданнары үзләре өчен билгеләгән иң төп кагыйдәләр исемлеге икәнен белделәр. Конституциядә иң мөһиме - кеше, аның хокуклары һәм ирекләре.