Декабрьнең беренче көннәрендә инвалидлар декадасы традицион бәйрәм үткәрү белән башланып китте. Бу көннәрдә аларга игътибарны чыннан да арттырырга кирәк. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән акция кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып хәлләрен белделәр.