“Авылымның данлы шәхесе”

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, ветераннар советы, авыл җирлеге хезмәткәрләре, авылыбыз имамы катнашында 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән танылган якташыбыз Рәүф Сабировның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Авылымның данлы шәхесе” дип исемләнгән искә алу чарасы оештырылды. Рәүф Әхмәтсабир улының тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган «Халыкка кайтарылган исем» китабының авторлары, күренекле дәүләт эшлеклесенең исемен тарихка кайтару, халыкка таныту юнәлешендә зур тырышлык куйган якын туганнары - Замир Степанович Петров һәм аның тормыш иптәше Нурия Минневалиевна әлеге  очрашуыбызның  мөхтәрәм кунаклары иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International