Коррупция - шәхси файда алу максатыннан дәүләт хакимиятеннән явызларча файдалану.

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән "Коррупция. Коррупцияне җиңеп буламы?" дип исемләнгән чара узды. Чара башында укучылар коррупциянең нәрсә булуы, аның нинди төрләрдә чагылуы һәм бу тискәре күренешнең нәрсәгә китерүе турында тыңладылар. Аннары без коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштык. Чара ахырында балалар коррупция турында интеллектуаль -танып белү викторинасын узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International