1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Основной закон нашей жизни» исемле темага күргәзмә ясалды, мәгълүмат сәгате үтте. Шуннан соң мавыктыргыч викторина узды, анда укучылар Конституция һәм хокукый нормалар турындагы белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина мәсьәләләре гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, дәүләт структурасы һәм җәмгыять тормышында Конституциянең роле кебек төрле аспектларны үз эченә алды. Катнашучылар сорауларга актив җавап бирделәр, фикер алыштылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.