Экстремизм – бик куркыныч күренеш, ул теләсә нинди җәмгыятьне, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне дә селкетә ала.

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Һәр кеше экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны халыкка җиткерү максатыннан 15 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экстремизмга Юк!- дибез»  дип исемләнгән күргәзмә ясадылар. Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен  иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International