Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 2нче балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә. Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Г.И.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды, «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хафизова А.Р.- 2 урынны алды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!