2024 елның 17 декабрендә «Батыр» спорткомплексында 2016-2017, 2014-2015, 2012-2013, 2010-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 77 яшь теннисчы катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.