Гаилә елына йомгак ясау уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Гаиләм җылы учагым” фестивале үткәрелде.

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Сәламләү сүзе белән балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы котлады. Ул һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен ассызыклады. “Гаилә-һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме. Ул мәхәббәттә, үзара аңлашуда, ышанычта, бер-берсен кайгыртуда тора. Нык, бәхетле гаиләләр - җәмгыятьнең чәчәк атуы һәм үсеш нигезе”, - дип билгеләп үтте ул.

     Бакчабызда  уздырылган бу күркәм чарада гаиләләр 8 номинациядә чыгыш ясап, үз талантларын күрсәттеләр. Бу, үз чиратында, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм бердәмлек хисен арттыру максатын күздә тотты, ата-аналарны, балаларны һәм педагогларны берләштерде.

     Җыр-биюләр, иҗади  мастер класслар белән үрелеп барган чара  кунакларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Фестиваль ахырында катнашкан барлык гаиләләргә «Яшь гаилә», «Мин һәм минем гаиләм», «Күпбалалы гаилә», «Агрогаилә», «Милли ризыклар», «Минем шәҗәрәм», "Театраль гаилә", «Гаилә иҗаты» номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чарада катнашкан әти-әниләр фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылган һәм аларга күп уңай эмоциялар калдырганын билгеләп үттеләр.

Гаилә фестивале балалар бакчасында барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Ул гаилә кыйммәтләрен саклап һәм үстерергә, шулай ук буыннар арасында бәйләнешләрне ныгыту өчен никадәр мөһим икәнен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International