19 декабрь көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән мавыктыргыч экология сәгате үткәрделәр.

2024 елның 20 декабре, җомга

Китапханәчеләр хайваннар һәм үсемлекләрнең югалып бара торган төрләре, кеше тормышында урманның роле һәм планетаның экологик проблемалары турында сөйләделәр. Китаплар ярдәмендә экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Кызыл китаптагы сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International