Һәр кешегә гаилә, үз йорты булу мөһим. Гаилә-ул ныгытма, авырлыклардан котылу, таяныч һәм ярдәм, рәхимсез дөньядан яклау. Нык гаилә җылылык, ямь һәм тынычлык бүләк итә. Чөнки өйдә безне яратучы, аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган туганнарыбыз чолгап ала. Гаиләдә бер-береңә мәхәббәт хөкем сөрергә тиеш, моны һәркем белә. Гаилә хакына үз вакытыңны, теләкләреңне корбан итәргә әзер булырга, якыннарың алдында җаваплылык тоярга, аларга тиешле игътибар бирергә кирәк. Гаиләнең матурлыгы балаларда. Гаилә елы уңаеннан 21 нче декабрь - Күп балалы гаиләләр көне дип игълан ителде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Минем гаиләм-минем горурлыгым» дип исемләнгән чара белән бу көнне билгеләп үттеләр. Чарага күп балалы гаиләләрнең әниләре чакырылды.