Гаилә җәмгыятьнең иң мөһим институтларыннан берсе һәм шәхесне социализацияләүнең иң беренче баскычы булып тора. Күп балалы гаилә көне тормышыбызда аның мөһимлеге турында уйланырга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга игътибарлы булырга мөмкинлек бирә. Бу көнгә Шәтке мәдәният хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр өчен «Минем гаиләм – минем горурлыгым» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, шулай ук күп балалы гаиләләрдә үскән А.П. Чехов һәм М. В. Ломоносов кебек танылган кешеләр турында белделәр. Бик күп кызыклы конкурслар үткәрделәр: "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Халык зирәклеге», “Туры һәм кире" һ.б. уеннар. Гаилә бәйрәмендә катнашучыларның барысы да күңелле, тату һәм зур теләк белән конкурс биремнәрендә һәм викториналарда катнаштылар.